Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Һөнәри бәйрәмегез белән хөрмәтле остазларыбыз!

 Хөрмәтле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән ихлас котлыйбыз!

Безнең мәктәп мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр көтәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибеp! Укытучылык һөнәр генә түгел, ул сәләт. Рәхмәт сезгә, Укытучылар!

 Безнең авылдан бик күп укытучы чыккан. Бу авылдан ни өчен шулкадәр күп мөгаллим чыккан дигән сорауга җавап-чөнки беренче укытучы үз һөнәренә сиздермичә генә бик күпләрдә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Гади авыл укытучысы үз артыннан тулы бер коллектив булып эшләрлек кеше ияртә алуы зур хезмәт, үзе бер батырлык түгелмени? Без сезнең белән горурланабыз!