Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!” Бәйрәм кичәсе

1 Май –һәрвакыттагыча халыкның яраткан бәйрәме булып кала, иҗади эшкә хөрмәт һәм югары бәя булып тора. 1 Май- илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Авылдашларыбызны әлеге якты һәм күңелле бәйрәм  белән котлап Хәсәншәех мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!”  исеме астында  искиткеч бәйрәм кичәсе әзерләде.