Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Самоварда кунакта”

10 февраль көнне китапханә һәм Мәдәният йорты Хәсәншәех бүлекчәсе каршында эшләүче  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын үзенә утырмага җыйды. Без самовар, чәй тарихы турында сөйләштек, табышмаклар, мәкальләр әйтештек, китап күргәзмәсе белән таныштык. Утырмада тәм-том белән чәй эчеп, күңелле ял итү безнең китап укучыларыбызга бик ошады. Алар  рәхмәт әйтеп, шат күңел белән таралышты.