Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Чын күңелдән китаплар бүләк итегез!” акциясе дәвам итә

Арча районының Хәсәншәех авыл китапханәсе даими укучылары Рамазанова Сиренага, Гафетдинова Эльфирага, Фәхретдинова Мәдинәгә һәм башка китап сөюче дусларына бүләк итеп китергән китаплар өчен зур рәхмәт белдерә. Бүләк ителгән әдәбият арасында заманча татар прозасы, чит ил классикасы, туган якны өйрәнү басмалары һ.б. бар. Кадерле укучылар,  бүләк ителгән китаплар күргәзмәсенә рәхим итегез!

“Китапханәгә китап бүләк ит” акциясе дәвам итә. Акциягә кушылыгыз! Хәсәншәех авыл китапханәсе яңа яисә укылган китапларын бүләк итүчеләргә рәхмәтле булыр иде.