Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Халык язучысы, халык күңелендә”

18 сентябрьдә халык язучысы Гариф Ахуновка 95 яшь булыр иде...

Гариф Ахунов-“Идел кызы” романы белән Габбас хәзрәт образы биргән, “Хәзинә”се аркылы нефтьчеләр тормышын сүрәтләгән, үзенчәлекле язу алымы белән әдәбиятка кергән шәхес. Гариф Ахунов әсәрләре чын булган вакыйгаларга нигезләнгән, хәтердә мәңге уелып калырлык итеп тасфирланган  документаль әсәрләр. Аның кайсы гына әсәрен алмыйк, анда күзләрдән яшь китерерлек, уйландырылык, туган илен, туган җирен яратучы образлар сурәтләнә.

Гариф ага үзенең беренче сыйныфны Югары Пошалым авылында укуы, ул елны күчми калуы турында “Йолдызлар калка” җыентыгының “Алма апа” бүлегендә бик кызыклы итеп сурәтли. Ә “Беренче укытучым” бүлегендә ул беренче укытучысы турында якты истәлекләре белән уртаклаша: “Күчмичә генә букча күтәреп йөргән әнә шул бер ел минем өчен хәзерлек курсы кебек булды. 1933 нче елны мин, Югары Пошалымнан үз авылыбызга кайтып, күршедәге Көтек авылына укырга кердем. Беренче укытучым Зәки абый заманында мулла булган, совет чорында муллалыгын ташлап, балалар укытырга керешкән. Зәки абый мине, икенче сыйныфтан башлап, плакат язарга, стена газетасы чыгарырга, рәсем ясарга өйрәтте. Дүртенче сыйныфны Өчиледән өч чакрым ераклыктагы Казанбаш урта мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Бу мәктәптә мин җиденчене “бик яхшы” билгеләренә тәмамлап, Мактау кәгазе алып чыктым, ул миңа техникумнарга сынаусыз керергә хокук бирә иде. Мине Арча педагогия училищесына имтихансыз алдылар”...

Г.Ахунов-күпьяклы, киң кырлы талант иясе. Ул төрле жанрларда иҗат итә: хикәя, очерк, повесть, романнар яза, шигырь тудыра, тәрҗемә эше белән шөгельләнә. Әдәби тәнкыйть эшчәнлеген дә, драматургияне дә үз итә. Г.Ахунов рәссам да әле. Үзе белгән , балачактан якын иткән табигатьне ул яратып сүрәтли, портретлар язу белән шөгелләнә. Гариф абый җаны-тәне белән үзенең туган ягын, туган авылын өзелеп сөйгән кеше. Аның “Туган авылым Өчиле” картинасы шуны исбатлый. Ул мемуар остасы. Күп кенә киносценарийлар авторы да.

Мәшһүр әдибебезнең 5 романы, 18 повесте, йөзләгән хикәя, очерклары бар. 55 китап чыгарган. Ул-үзе яшәгән чордагы заман геройларын оста итеп кармакка эләктерүче һәм аларны беренчеләрдән булып әсәрләренә кертүче әдип. Ул халык күңелендә яши, әсәрләре тәрбия чарасы буларак хезмәт итә. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.