Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Сабантуйга - 100 ел!"

Яраткан журналыбыз  “Сабантуй” үзенең зур юбилеен каршы алды. Ул елдан-ел матурлана, яшәрә  бара. «Сабантуй» ның эшчәнлеге 1924нче елның 10 октябрендә газета булып «Яшь ленинчы» исеме белән башланып китә. Шул көннен алып, бары тик яхшы якка гына үзгәрешләр белән чыгуын дәвам итә.

Шул уңайдан китапханәдә   «Сабантуйга -100 ел »дигән китапханә дәресе үткәрдек. Чара "Сабантуй"журналын тәкъдир итүдән башланды. Китапханәче балаларга журналның тарихы, аның татар мәдәнияте һәм әдәбияты өчен әһәмияте турында сөйләде. Китапханәче иң танылган рубрикалар һәм авторлар, шулай ук журналның гасыр дәвамында ничек формалашуы турында сөйләде. Аннары укучылар журналның кызыклы битләре буйлап сәяхәт иттеләр, мавыктыргыч әкиятләр, шигырьләр укыдылар, башваткычлар чиштеләр. Журнал балаларга эчтәлеге белән дә, формасы белән дә бик ошады.