"Иң татлысы - туган тел" - викторина-уен
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Нәкъ шуны күздә тотып, Өчиле авыл китапханәчесе балалар өчен “Иң татлысы – туган тел” исемле әдәби чара оештырды.“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”, – ди халык мәкале. Билгеле булганча, 2021 ел Хөкүмәтебез тарафыннан “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, туган телебезне саклап калу һәм аны үстерү максатыннан, Өчиле авылы китапханәсендә, “Иң татлысы – туган тел” дип исемләнгән викторина-уен оештырылды. Чара барышында катнашучылар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен укып, үзара тел турында фикер алыштылар, җырлы-биюле уеннарда бик теләп катнаштылар. “Туган телнең асыл байлыклары” исемле китап күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.