"Кар кызы остаханәсе" - мастер -класс
Кече яшьтәге китап укучылар белән китапханәдә Яңа ел бизәге ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче борынгы әби-бабаларыбызның чыршыны ничек һәм нәрсә белән бизәүләре турында сөйләде . Кар бөртеге-кышның төп атрибуты һәм чыршыны гына түгел, гомумән, интерьерны да бизәү өчен матур булачагы турында белделәр. Бу назлы, нәзакәтле һәм бик матур символ. Кайчы, карандаш һәм кәгазь ярдәмендә балалар матур кар бөртекләре ясадылар. Ике бер үк кар бөртеге булмавын аңлап, һәрберсе үзенчә матур кар бөртеге ясарга тырыштылар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Кар бөртекләре барысында да бик матур килеп чыкты.