9 декабрь - Ватан Геройлары көне - мәгълүмати танып-белү сәгате
Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Шул уңайдан Өчиле авылы китапханәсендә “9 декабрь - Ватан Геройлары көне “дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм укучылвар белән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрдек. Китап күргәзмәсенә “Батырлар китабы”,”Х.Басыйровның “Алар Ватанга тугры калдылар”,"Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз”,”Ядрәләрне эреткән йөрәкләр”һәм башка бик күп китаплар урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларда гади генә кешеләрнең тормышы,батырлыклары ,авыр сугыш елларында кичергән авырлыкларны җиңү өчен күп көч куйганнары язылган .Без барыбыз да герой була алмыйбыз,ләкин геройлар турында китапларны уку ,танышу, безне көчле рухлы ,батыр һәм куркусыз, туган илебезне яратырга өйрәтә.Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплапрны зур кызыксыну белән карадылар,өйләренә укырга яздырып алдылар. Кичә азагында без укучылар белән батыр геройлар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдык.