"Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә"- мәгълүмат сәгате
Коррупция – хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының бкерсе. Коррупциягә каршы көрәш һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Чиканас авыфл китапханәсендә “Коррупциягә “ЮК” дип әйтик” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда коррупция төрләре һәм күренешләре турындагы язмалар, вакытлы матбугаттан мәгълүмат, буклетлар урын алды. Ришвәтчелек проблемасы рус әдәбияты әсәрләрендә киң яктыртылган. Күргәзмәнең “Сәнгать әсәрләрендә ришвәтчелек” исемле бүлегендә тәкъдим ителгән А.С.Пушкинның “Дубровский”, Н.В. Гогольнең “Ревизор”, А.Н. Островскийның “Доходное место”, М.Е. Салтыков-Щедринның “Господа головолевы”, А.Грибоедовның “Горе от ума”, И.А. Крыловның “Басни” әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.
8 декабрь көнне Өчиле авыл клубында яшьләр белән “Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә?” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Бу чара яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыруга, коррупциягә каршы тору ысулларын популярлаштыруга юнәлдерелде. Китап укучыларга коррупциянең кайсы өлкәләрдә күбрәк очравы, тарихи тамырларда күренеш сәбәпләре турында сөйләнде. Вакытлы матбугат чараларыннан мәкаләләр тәкъдим ителде, аларда коррупция темасы, бу күренешкә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында укып үтелде. Аннары яшьләр бу темага үз фикерләрен әйтеп җанлы сөйләшү булып узды. Кичә ахырында китап укучыларга ”Коррупция турында нәрсә белергә кирәк” дип аталган буклетлар таратылды. Кичә бик файдалы узды.