Училинская сельская библиотека - филиал № 47

«Шәфкатьлелек бизи кешене» - тематик кичә

1-10 декабрьдә традицион рәвештә инвалидлар декадасы уза. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. "Инвалидлар көне" - ул бәйрәм түгел.  Ул җәмгыятьнең зәгыйфь һәм авыручылар турында кайгыртырга тиешлеген искә төшерә. Без аларга үз-үзләрен, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә бурычлы.

 6 декабрь көнне Өчиле авыл китапханәсе Инвалидлар көненә багышланган «Шәфкатьлелек бизи кешене»дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Балаларга, авыруларына карамастан, язмышка үпкәләмәгән, ә үз максатларына ирешкән һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән кешеләр турында сөйләнде (шагыйрьләр, сукыр музыкантлар, рәссамнар, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре һ.б.). Үз хыялларын тормышка ашыру аларга күпкә кыенрак , чөнки алар төрле физик имгәнүләр кичергән, тумыштан гәрип булган кешеләр.  Аларның тормышы үрнәк, кыюлык һәм максатчанлык символы булырга мөмкин.Балалар инвалидларга хөрмәт белән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Китапханәдә «Язмышларга буйсынмас җаннар» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә дата тарихы, «Көчле рухлылар» буклетлары, Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турындагы һәм алар үзләре язган китаплар  тәкъдим ителә.