Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!”- китап күргәзмәсе.

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Чиканас авыл китапханәсендә “Исемең синең билгесез, батырлыгың  мәңгелек!”- исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә китап укучылар  игътибарына патриотик һәм документаль эчтәлекле китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә бәйрәм тарихы, исемнәре билгесез калган Россия һәм совет солдатларының сугышчан  батырлыклары белән таныштырачак. Анда  Хәтер китапларына аерым урын бирелде.