“Әни- җирдә иң зур кеше!” - китап күргәзмәсе
Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең илдә әлеге көнне бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлавына ике дистә ел булса да, чит илләрдә аны байтак ук элегрәк бәйрәм итә башлаган булганнар. Әниләр көненең килеп чыгу тарихы узган гасырларга ук барып тоташа. Традиция буенча бу көнне барлык әниләргә рәхмәт хисләре белдерәләр, авырлы хатыннарны котлыйлар.Бәйрәм – әниеңә иң изге теләкләреңне, рәхмәтләреңне җиткерү өчен, аны котлап хәлен белү өчен, кабат үзеңне бала итеп тою өчен бер дигән мөмкинлек. Һәркем өчен әни дөньядагы иң кадерле кеше. Шулай ук бу көнне китапханәдә дә әниләргә багышланган чаралар үткәрелә. Иң башта “Ана” образын сүрәтләгән китаплардан китап күргәсмәсе төзеп куелды. “Әни- җирдә иң зур кеше!” дип аталган китап күргәзмәсендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мәгънәле китаплар урын алды һәм китап укучыларга оброз ясалды.