Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Тел - рухи дөнья көзгесе" - мәгълүмат сәгате

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буена саклап килүче зур байлык ул – тел! Өчиле авыл клубында клуб мөдире белән берлектә “Тел – рухи дөнья көзгесе!” исемле мәгълүмат сәгате уздырдык. Яшүсмерләр белән табышмаклар әйтештек, мәкальләр укыдык, шагыйрьләрнең туган телгә багышлап язган шигырьләре белән таныштык. “Туган телем – Анам теле” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.