Училинская сельская библиотека - филиал № 47

«Бәхетле балачак иле» - күңел ачу-уен программасы

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу балалар өчен генә иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе  түгел, ә өлкәннәр өчен дә  «балачак»чоры турында искә төшерү . 31 май көнне балалар бакчасы балалары белән балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу-уен программасы үткәрелде.  Кызыклы уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Алар сикерделәр, йөгерделәр, зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр һәм китаплар укыдылар. Бәйрәм тәм-томнар тапшыру белән тәмамланды. Бу көнне барлык балалар да бик күп эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар