"1 июнь - балаларны яклау көне" - китап күргәзмәсе
Балаларны яклау көне 1949 елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессы карары белән оештырылган һәм ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.
1июнь көнне Өчиле авыл китапханәсендә балаларны яклау көненә багышланган «1 июнь –балаларны яклау көне " дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсендә балалар һәм ата-аналар өчен китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәгә мәктәп тормышыннан күңелле хикәяләр, әкиятләр, тарихи әдәбият, әкияти повестьлар, балалар детективлары һәм әдәбиятлары: шигырьләр, повестьлар һәм балалар журналлары куелды.