Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла" - сәяхәт дәрес

23 апрель -  Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы  көне итеп билгеләп үтү турында карар ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә.Бу көн китапның мәдәниятне үстерү,баету юнәлешендә әһәмияте роль башкаруын тагын бер кат ассызыклый. Шул  уңайдан Өчиле авыл китапханәсендә укучылар белән  “Китап белән күз ачыла,сүз белән тел ачыла” дип исемләнгәнсәяхәт дәрес үткәрдек. Китапның килеп чыгышы һәм бүгенгесе турында сөйләштек. Китап турында табышмаклар,мәкальләр әйттек. Укучылар китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар,рус һәм чит ил язучыларның иҗаты белән таныштылар.