"Эзең кала, эшең кала туган җирдә"- очрашу кичәсе
21 апрель Җирле Үзидарә көне уңаеннан Өчиле авыл клубы хезмәткәре белән берлектә җирле үзидарә хезмәткәрләре , депутатлар һәм авыл халкы белән очрашу кичәсе үткәрдек. Төрле елларда җирле үзидарәдә эшләгән хезмәткәрләрнең фотолары куелган “Эзең кала, эшең кала туган җирдә” дип исемләнгән стенд һәм “Җирле үзидарә – халыкка иң якын хакимият” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе урынбасары Альберт Әгъзшм улы җирлекнең бүгенге көндәге эшчәнлеге, алдагы планнар белән таныштырды. Очрашу кичәсе бик файдалы һәм эчтәлекле узды.