Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Бозда сак бул!" - мәгълүмат сәгате

Балаларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре, боз астына киткән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү методикасы белән таныштыру, боз белән капланган сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан китапханәдә Өчиле  мәктәбе укучылары белән “Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларга язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләп, язгы чорда су объектларында боз астына төшкәндә һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырды.  «Бозда сак бул!» презентациясен карауны оештырдык. Куркыныч туган очракларда нинди телефон номерын җыярга, кар астына су төшү, түбә асларында йөрергә ярамаганлыкны, язын ничек киенергә икәнен аңлатып сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен әйттеләр.