Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Китаплар илендә кунакта"- әңгәмә -сәяхәт

Өчиле гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын Туган телләр елы уңаеннан  китапханәгә кунакка чакырдым. Без балалар өчен кайткан туган телебездәге яңа китаплар белән таныштык.Туган телебездә матур итеп сөйләшү, сәнгатьле итеп уку, белемнәребезне баету максатыннан шигырьләр уку оештырдык. Аннары үзебезнең фикерләребез белән уртаклаштык. Бик җанлы һәм кызыклы әңгәмә килеп чыкты.