"Туган телем - иркә гөлем!" -китап күргәзмәсе.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Өчиле авыл китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" исемле китап күргәзмәсе төзелде.Безнең максат: укучыларыбызда туган телне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, туган телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген өйрәтү, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү,, мәдәният, тарих, туган тел белән кызыксынучы укучыларыбызга тәкъдим ителә.