Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сәхтиян читекләре”

       Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, тормыш-көнкүреш культурасы турында бай мәгълүмaтны  укучыларга җиткерү максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  “Сәхтиян читекләре” дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Кичәгә Утар-Аты авылында яшәп, озак еллар читек чигүче Ибраһимова Наилә, Гумерова Зөлфия һәм Абдрахманова Сәрия апалар чакырылган иде. Китапханәче китап укучыларны ветераннар советы рәисе Наил Габдрахмановның “Авылымның йөзек кашы-сәхтиян читекләре” дигән китабы белән таныштырды. Ибраһимова Наилә апа читек чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Кичәгә килгән кызлар да кызыксынып читек чигеп карадылар, аның нинди авыр, тырышлык сорый торган хезмәт икәненә төшенделәр.