“Йолдызларга сузам юлымны”
15 нче ноябрь көнне Утар-Аты авыл китапханәсендә Арча үзәк китапханәсе каршындагы “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзасы , авылдашыбыз Алсу Камалова белән очрашу кичәсе булып узды. Алсу Камалова үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты, укучыларга киңәшләр бирде, теләкләрен җиткерде, әле яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Балаларга аеруча “Тукай моңы” дигән шигыре ошады. Шагыйрә белән очрашу күңелгә ятышлы истә калырлык булды, балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.