“ Татарча диктант “
Бүген татар телен беләм дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Утар-Аты авыл китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Татарча диктант туган телебезгә хөрмәт белдерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә Утар-Аты авыл китапханәсенә яратып йөрүче китап сөючеләр кушылды. Диктант тексты язучы Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр.