Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Конституция – илнең нигезе»

6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. 3 ноябрь көнне Утар Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучылар өчен «Конституция – илнең нигезе» дигән мәгълүмати – танып белү сәгате узды. Китапханәче законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Мәдәният йорты җитәкчесе бәйрәмгә нигез салу тарихы, аның структурасы, шулай ук ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Чара ахырында катнашучылар «Татарстан шәһәрләре», «Республика символлары», «Татар халык әкиятләре» хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр.