«Ягез әле, егетләр!»
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Утар Аты мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары арасында «Ягез әле, егетләр!» дип исемләнгән спорт конкурсы узды. Егетләргә төрле эстафеталарда ярышырга туры килде. Безнең егетләргә командадагы иптәшләре һәм җанатарлар ярдәм итте. Егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр.Чара үз командалары өчен шатлык һәм горурлык тулы дустанә атмосферада узды.