"Террорчылык – замана проблемасы"
Хәзерге вакытта террорчылык кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш. Утар Аты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Террорчылык – замана проблемасы" дигән темага әңгәмә уздырдык. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында мәгълүмат алдылар.