Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Самими шагыйрь»

Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов-танылган татар шагыйре, язучы, журналист. Ш.Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты.16 октябрь көнне Югары Аты балалар бакчасында балалар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган «Самими шагыйрь»дип исемләнгән  тематик кичә узды. Чарага Югары Аты балалар бакчасына йөрүче балалар чакырылды. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шигърияткә гашыйк булган балаларга  Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен укыды.