“Кабат кәрзин алдык кулга, Алтын көз җитте , димәк!”
Һәр халыкның тамырлары ерак үткәнгә барып тоташкан. Татар халкында шундый бәйрәмнәрнең берсе-Уңыш-Сөмбел бәйрәме. Сөмбелә - күңел ачу өчен сәбәп кенә түгел, җәйге хезмәткә йомгак ясау вакыты да. 24 сентябрьдә Утар-Аты мәдәният йортында Сөмбелә бәйрәме узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны авылда бер гаилә булып яшәүче төрле халыкларның милли гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.