Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

" Табигатьне саклауга сез нинди өлеш керттегез?"

Кеше һәм табигать-бердәнбер бербөтен. Табигать безгә яшәү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне бирә, күңелле һәм онытылмас мизгелләр бүләк итә. Шул уңайдан Югары Аты башлангыч мәктәбендә " Табигатьне саклауга сез нинди өлеш керттегез?" дип исемләнгән иншалар конкурсы үтте. Әгәр дә без барыбыз да үзебезнең көчебездән килгәнчә өлеш кертсәк, планетабызда тереклекнең күптөрлелеген саклап кала алачакбыз, хәзер, кызганычка каршы, кеше гаебе белән үлеп бара торган төрләрнең эзсез югалуына юл куймаячакбыз.