Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Терроризм – хәзерге заман проблемасы"

Хәзерге вакытта террорчылык  кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш. Утар-Аты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Терроризм – хәзерге заман проблемасы"дигән әңгәмә үтте. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,  катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Теракт барлыкка килү, шикле предметларны табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында фикер алыштылар.