Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Йөрәк кенә һаман унсигездә...”

Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Буген Утар-Аты авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Дәртле жырлар жырланды, күмәкләп биеп, татар халкының онытыла барган уеннарын уйнап күңел ачтык.