"Россия флагы - горур җилферди"
22 августта илебездә патриотик бәйрәмнәрнең берсе-Россия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Әләм, Россия Федерациясенең бөтен символикасы кебек үк, илнең тарихын һәм милли мәдәниятен гәүдәләндерә. Аның төсләре рәсми булмаган рәвештә чиксез бөек илебезнең тынычлыгын, чисталыгын, ышанычын һәм көчен символлаштыра. Әлеге вакыйга уңаеннан Утар Аты авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар өчен «Россия флагы – горур җилферди» дигән китап күргәзмәсе тәкътим ителде. Фәнни-популяр әдәбият һәм тарихи белешмәләр укучыларга Дәүләт флагының барлыкка килү тарихы, аның символикасы һәм рәсми дәүләт бәйрәме белән җентекләбрәк танышырга мөмкинлек бирде.