«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»
Быел илебез Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Югары Аты башлангыч мәктәбендә 2025 елның 6 маенда «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясе узды. Чарага 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырылган иде. Бу көнне китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы иң яхшы әдәби әсәрләрне кычкырып укы. Акция кысаларындагы чаралар тыңлаучыларга мөрәҗәгать итүне, әсәрне укуны һәм балалар белән укыганнар турында фикер алышуны үз эченә алды.