Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Без Тукай якташлары»

Утар-Аты авыл мәдәният йортында 1-4 сыйныф укучылары өчен «Без Тукай якташлары» дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Китапханәче балаларны 26 яшендә гомере өзелгән язучы, шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты  белән таныштырды. Шагыйрь әсәрләре буенча викторина үткәрелде, шигырьләрен укыдык,  «Сүзеңне әйт» уенын уйнадык. Китапханәче шигырьдән өзек укый, ә балалар хор белән аның исемен атыйлар. Чара азагында балалар авторның китапларын тәкъдим итүче китап күргәзмәсе белән таныштылар.