“Шигъри Әнкәнең сөекле улы”
Утар Аты авыл китапханәсендә киң даирә китап укучылары өчен шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан поэзия сәгате узды. Укучылар бу күренекле шагыйрьнең күпкырлы иҗаты һәм биографиясе белән якыннанрак таныштылар. Мондый очрашулар шагыйрь иҗаты белән танышуны киңәйтә. Китапханәче һәм Кушлавыч авыл клубы мөдире Хәнәфиева Фәния апа аның шигырьләрен укыдылар. «Шигърият дөньясы» исемле викторинада катнашу шатлыгы шагыйрьнең иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Чара «Мәңгелек романтика» китап күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды. Шигъриятне яратырга, шигырьләр укырга кирәк, алар тормышны яктырак, баерак итәчәк, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тулыландырачак!