«Зарарлы гадәт»
Утар-Аты авыл китапханәсендә зарарлы гадәтләрне кисәтүгә багышланган чара – аралашу сәгате узды. Анда китапханәгә йөрүче яшьләр катнашты. Әңгәмә башында «Зарарлы гадәт» терминының нәрсә аңлатуы һәм нинди зарарлы гадәтләр булуы турында фикер алыштык. Бертавыштан зарарлы гадәтләрнең иң куркынычлары – тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотик матдәләр куллану дип хәл ителде. Аноним тест барышында һәр укучы үз ихтыярының никадәр көчле булуын, үз теләкләре белән идарә итә беләме һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган ләззәтләрдән баш тарта аламы икәне билгеле булды. Яшьләр кызыксынып әлеге тема буенча әдәбиятка күзәтү тыңладылар. Ә зарарлы гадәтләр колы булмас өчен ял вакытыңны күңелсезләнмәс өчен оештырырга, үзеңә эш табарга кирәк.