Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Илем өчен сакта торам!”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котладык. Армия сафларында, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән ир-егетләребезнең якыннарын авыл яшьләре истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Армия сафларында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Валиев Сәгыйть Фидәил улына истәлек тактасы ачылды. Чараның икенче өлешендә авылдашыбыз Илгиз Гайнуллин истәлегенә егетләр арасында теннис ярышы үтте.