“Туган телем – иркә гөлем”
Утар-Аты авыл китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән кичә уздырылды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Утар-Аты мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөсәенова Ләйсән татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде.