«Для вас защитники Отечества»
Ватанны саклаучылар көне-әтиләребез, бабаларыбыз һәм малайларыбыз бәйрәме. 23 февральгә балалар, туганнарын сөендерер өчен, үз куллары белән нинди кадерле бүләкләр ясый алалар? Әлбәттә, открыткалар. Әлеге бәйрәм алдыннан Югары Аты башлангыч мәктәбендә бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәрес барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның мөһимлеге һәм әһәмияте, ата-бабаларыбызның яраткан Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Мондый әңгәмәләр балаларда хәрби кешегә, формада булган кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли һәм патриотик хисләр үстерә. Балалар фантазия һәм иҗат белән тырышып, зур шатлык һәм ярату белән үзләренең туганнарына һәм яраткан әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк ителәчәк матур открыткалар ясадылар. Мондый открытка алу бик күңелле булачак, чөнки бу эшләнмәгә һәркем үз күңеленең бер өлешен салган.