Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

Медаль тапшыру тантанасы

Утар-Аты авыл җирлегенә кергән авылларда яшәп гомер итүче өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габдельфәрт улы тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Мәктәп укучылары Әмирхан Еникиның “Бала” хикәясен сәхнәләштерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр матур җыр, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.