Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“45 ел бергә!”

45 ел бергә гомер итү бик зур бәхет. Ә шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе бер мәртәбә. Безнең Утар-Аты авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Раушания апа һәм Зиннур абый Галиахметовлар. Гап-гади авыл кешеләре. Зиннур абый гомер буе туган авылыбызда терлекчелек тармагында эшләде. Кендеге белән җиргә береккән, маңгай тирен агызып, эшнең ямен-тәмен белгән, чын күңелдән хезмәт сөюче авыл кешесе. Шулай бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып, тормыш юлыннан атлауларын дәвам итсеннәр иде алар!