" Армиягә дан!"
2025 елның 9 маенда Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ватанны саклаучылар көненә багышланган, туганнарга, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, Россия армиясе өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан " Армиягә дан!" дигән тематик фотокүргәзмәгә обзор ясалды. Фотокүргәзмәнең төп геройлары- армия сафларында хезмәт иткән Ватанны саклаучылар - укучыларыбызның бабайлары, әтиләре, абыйлары. Күргәзмәдә армия тормышының якты, кызыклы, кайчак катлаулы мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр күрсәтелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотолар илебезнең үткәненә тарихи экскурсия ясарга ярдәм итте.