«Ватанга тугрылык антына»
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Утар-Аты авыл китапханәсендә төрле чорлардагы Рус җирен Саклаучыларга багышланган «Ватанга тугрылык антына» дигән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды. Китапханәче «100 бөек» сериясендәге китаплар һәм Россия тарихы буенча энциклопедияләр Россиянең данлы батырлыклары һәм бөек гаскәр башлыклары, танылган сугышлар, геройлар һәм бүләкләр турында сөйләде. Күргәзмәдәге китаплар белән танышу Бөек Ватан сугышлары вакытында сугышчыларыбызның Ватанны басып алучылардан ничек саклаганнарын күз алдына китерергә ярдәм итте. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар кече сыйныф укучыларына да, өлкәнрәк балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булды.