Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Җырың дәвам итә"

Шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга 120 яшь тулу уңаеннан Утар-Аты авыл китапханәсендә "Җырың дәвам итә"дигән әдәби сәгать үтте. Чарада китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде, катнашучылар аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар игътибарына әдипнең әдәби мирасы булган уникаль шигырьләре: Татар кызы, Начар сүз, Юаныч, Үпкәләмим, Ана җыры, Шагыйрь урамы, Үткән тормыш, Муса Җәлил, Матур кыз һәм башка шигырьләре тәкъдим ителде.