Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

" Ак калфакта-өмет, көткәне...”

Соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабантуйда, башка масштаблы чаралар кебек үк, хатын-кызлар башларына калфак кияләр. Сумкалар, алкалар һәм милли бизәкле муенсалар кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмаларында бар. Шул уңайдан Утар-Аты авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар өчен " Ак калфакта-өмет, көткәне...” дипи исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды . Без китап укучыларны Сөембикә, Татарстан, Гаилә һәм мәктәп журналларында басылып чыккан мәкаләләр белән таныштырдык: «Милли кием көндәлек булырга мөмкин», «Чигү – канитель», «Милләт тарихы», «Үзенчә киенәсе килә», «Казанның үз сөлгесе бар». Без укучыларның үз төбәк халыклары мәдәнияте белән кызыксынуы артачагына  өметләнәбез.