“Кыш бабай күчтәнәче”
Яңа ел бәйрәме – зур шатлыклар, вакыйгалар, өметләр белән тулы киләчәк. Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәче» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булып узды. Балалар өчен театральләштерелгән тамаша, бию, күңелле җырлар, конкурслар, оештырылды. Барлык катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Яңа ел тамашасы котлаулар, бүләкләр бирү һәм елмаюлар белән үрелеп барды.