«Мәңгелек матурлык илендә»
Утар Аты авыл китапханәсендә рәссам Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 105 ел тулуга багышланган «Мәңгелек матурлык илендә» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате булып узды. Аның полотноларындагы рәсемнәр һәрвакыт таныла, чөнки ул нәкъ менә үзенә хас булган буяулар тезмәсеннән, мазкалардан файдалана. Рәссам иҗатындаһәрвакыт күптөрле, катлаулы тормыш чагыла, һәм Харис Якупов үзенең картиналары белән кеше рухының дөреслеген, матурлыгын, хезмәтен һәм җиңүен үзенчә раслый. Презентацияләрдән рәссамның 100 дән артык әсәре тәкъдим ителде, алар арасында «ТАССРны төзү турында декретка кул кую», «Иделдә яз», «Көчле кешеләр», «Татарстанның алтыны», «Муса Җәлил. Хөкем алдыннан", " Тукай», "Тереләр һәм үлеләр», шулай ук рәссам хатыны, ТР халык рәссамы Рушания Мостафа кызы Якупова һәм ТР халык рәссамы Фәрит Харис улы Якупов картиналары.