Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Әни – шәфкать диңгезе”

Җир йөзендәге иң матур сүз – әни. Бу кеше әйтә торган беренче сүз, һәм ул дөньяның барлык телләрендә дә тәэсирле һәм назлы яңгырый. Әни – ул бөтен тормышның нигезе, мәхәббәтне, гармонияне һәм матурлыкны аңлау башлангычы. Әнигә булган иң табигый һәм риясыз мәхәббәтне без гомер буе кичерәбез. Һәм, әлбәттә, хатын-кыз-ананың үз бәйрәме бар. Утар-Аты мәдәният йортында әниләргә багышланган кичә үтте. Кичәдә авылыбызның ихтирамга лаеклы абыстае чыгыш ясады. Бу бәйрәм көнендә әни турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, «әни турындагы мәкальне дәвам ит» конкурсы узды. Анда Радик Фәизов, Фоат Садриев һәм башка бик күп язучыларның китапларына обзор ясалды.