“Сәламәт гаилә - матур гаилә”
Утар - Аты авыл мәдәният йортында балалар өчен «Сәламәт гаилә - матур гаилә» уен программасы узды. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар-балалар өчен иң яхшы вакыт үткәрү чарасы. Уеннар һәм эстафеталар балалар организмын ныгыта, хәрәкәтләр координациясен үстерә, кәефне күтәрә, әйләнә-тирә дөньяны үзләштерергә ярдәм итә һәм командада эшләргә өйрәтә. Спорт-уен программасы барышында балалар ике командага бүленделәр, исем һәм девизлар уйлап таптылар. Аннары спорт инвентаре ярдәмендә эстафета үткәрелде, анда балалар көч, җитезлек һәм зирәклек буенча ярыштылар. Чара азагында барлык катнашучылар да татлы призлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.